24 августта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча планлы объект күнегүләре үткәрелде.
Чара җитәкче состав һәм персоналның террорчылык акты куркынычы булганда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән. Белгечләр гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү алгоритмын кабатладылар. Тренировкадан соң хаталарга анализ ясалды.