23 августта Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Светлана Мосолова социаль хезмәтләр алучылар белән «Чуаш әкиятләре дөньясында» дигән чара үткәрде. Ул Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.
Дәреснең максаты – балаларны чуваш фольклоры белән таныштыру процессында рухи-әхлакый кыйммәтләргә җәлеп итү.
Балалар чуаш халкының бик дус, кунакчыл һәм тырыш булуын белделәр. Шулай ук балалар чуаш милли костюмнары һәм традицияләре белән таныштылар, милли баш киеме киеп карадылар.