Зәйдә өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә яши

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» пилот проектын башлап җибәрде. Проектның максаты – олы яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга үзләрен гаиләнең тулы хокуклы өлеше итеп хис итәргә һәм мәхәббәт, хөрмәт һәм игътибар белән яшәргә мөмкинлек бирү.

Проектның асылы – ялгыз өлкән кешене гаиләгә алу, аңа икенче йорт табу мөмкинлеге бирү.

Ялгыз пенсионер Сәлихҗан Баттал улына Алсу Гыйниятуллина һәм аның якыннары гаилә җылысын бүләк иткән. Сәлихҗан абый гаиләдә үзен бик уңайлы хис итә. Аның аерым бүлмәсе бар, аның карамагында шулай ук кунак бүлмәсе, ашханә, уңайлы ишегалды. Пенсионер үзен бик бәхетле дип саный: аның зур дус гаиләсе бар, анда ул үзен чит кеше итеп хис итми.

Алсу Таһир кызы фикеренчә, олы яшьтәге ялгыз кешене гаиләгә алу – бу зур җаваплылык, әмма бу өлкән яшьтәге кешенең тормыш сыйфатын күтәрә, аны социаль ялгызлыктан коткара, аны бәхетле итә. Ә иң мөһиме – ялгыз өлкән кешенең язмышында катнаша алу гаиләне дә бәхетле итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International