Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 36 729 берәмлекне тәшкил итә. Шулардан:
19,5 % җитештерүдә (7,1 мең эш урыны);
12,5 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (4,6 мең эш урыны);
6,3 % транспорт өлкәсендә (2,3 мең эш урыны);
6,3 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,3 мең эш урыны);
5,2 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,9 мең эш урыны);
4,1 % мәгариф һәм фән өлкәсе (1,5 мең эш урыны);
2,4 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (0,9 мең эш урыны);
0,2 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);
43,6 % – башка өлкәләр (16 мең эш урыны).
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,16 кеше тәшкил итә. Эшсезләр сыйфатында рәсми рәвештә 5 747 татарстанлы теркәлгән.