Бизнеска законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатыннан «Тикшерелгән бизнес» интернет-порталы эшли (provbiz.ru). Портал 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән булдырылган.
Порталда контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек җайга салынган, алар проблемалы мәсьәләләрне җентекләп аңлаталар, хаталарны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклашалар.
Эшлекле климатны яхшырту һәм контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан административ басымны киметү максатыннан порталда «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли, ул үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик визитлар нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу өчен кыска анкета булып тора. Сораштыру белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://provbiz.ru/interview.