Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2023 елның 20 августынан 24 сентябренә кадәр «Росмолодежь.Грантлар 2 сезон» конкурсына гаризалар кабул итә. Конкурс ил яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын арттыруга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Җиңү очрагында алар үз уникаль проектын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сумга кадәр ярдәм ала алачак.
Гаризалар 18 номинация буенча «Россия яшьләре» федераль дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша кабул ителә (https://grants.myrosmol.ru/).