Патриотик тәрбия буенча чаралар планы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы көндезге тору төркеме белән дәрес үткәрде.
Чараның максаты ватанпәрвәрлек, фашизмны җиңгән кешеләргә хөрмәт хисе тәрбияләү иде. Балалар Зоя Космодемьянскаяның биографиясе һәм тормыш юлы белән таныштылар.
«Дәресләр социаль хезмәтләр алучылар арасында рухи-әхлакый нигезләрне һәм социаль-тарихи кыйммәтләрне торгыза, бу безнең көннәрдә аеруча актуаль», – дип билгеләп үтәләр «Өмет» комплекслы үзәгендә.