Чаллының «Ышаныч» үзәге базасында балалар өчен балта остаханәсе ачылды

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Татнефть» хәйрия фонды, шулай ук «Үзгәрешләр вакыты» тренинг үзәге ярдәме белән «СтолярКо» балта остаханәсен ачу тантанасы булды. Остаханә психик сәламәтлеге бозылган инвалидлар өчен, шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт алучы балигъ булмаган яшүсмерләр өчен билгеләнгән.

Зур эш башкарылды. Хәйрияче Марат Хәбибуллин һәм аның командасы хуҗалык бинасында ремонт эшләре башкардылар, аны балта остаханәсе итеп яраклаштырдылар. «Татнефть» фондының грант акчасына кирәкле кораллар, электр җиһазлары сатып алынды, алар тәрбияләнүчеләр белән дәресләр барышында кулланылачак.

Әлбәттә, балта остаханәсе ачу социаль әһәмиятле проект булып тора. Биредә тәрбияләнүчеләр хезмәт инструкторлары җитәкчелегендә балта осталыгының башлангыч күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, инструментлар белән эшләү алымнарын, инструментлар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын өйрәнәчәкләр.

Бүлек карамагындагыларны сөендерергә һәм чарада катнашучыларны котларга атказанган артистлар һәм «Энергетик» мәдәният йортының мәдәният эшлеклеләре чакырылган иде. Барлык кунаклар да уңай эмоцияләр алдылар, ә социаль хезмәтләр алучылар инде остаханәдә шөгыльләнү турында хыялланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International