11 сентябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә акча урлауга юнәлдерелгән алдауның киң таралган ысуллары һәм төрләре турында мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе булды. Үзәк хезмәткәрләре өчен чараны юрисконсульт үткәрде.
Тыңлаучылар мошенниклар белән аралашканда үз-үзләрен тотуның төп кагыйдәләре, акча урлауны профилактикалау ысуллары белән таныштылар. Шулай ук методик сәгать барышында конкрет мисалларны карадылар, чөнки учреждениенең күп кенә хезмәткәрләренә инде күп тапкырлар алдау гамәлләре белән очрашырга туры килгән. Телефон алдауларына аерым игътибар бирелде.
Акча урлауны профилактикалауның гади кагыйдәләрен белгәч, «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре аларны үз карамагындагыларга – инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм балалы гаиләләргә җиткерә алачак.