16 сентябрьдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Милләт кроссы» Бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар. Шулай итеп алар тернәкләнүчеләргә яхшы үрнәк күрсәттеләр.
Чара спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт уята.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, кросс спорт чарасы гына түгел, ә үзеңне һәвәскәр спортчы буларак күрсәтү мөмкинлеге дә.