Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә кораллы һөҗүм очрагында персоналның гамәлләре буенча планлы практик өйрәнүләр узды. Чара «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында оештырылды. Чарада учреждение хезмәткәрләре дә, үзәккә килүчеләр дә катнашты.
Өйрәнүләр барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү, ашыгыч эвакуация вакытында хезмәткәрләрнең эш тәртибе, персонал белән инструктаж үткәрү.
Мондый чаралар учреждениедә даими рәвештә үткәрелә һәм хезмәткәрләрдә гадәттән тыш хәлләрдә эш итү буенча теоретик белем һәм практик күнекмәләрне ныгытуга ярдәм итә.