2 декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының 20 номинациясендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 557-21-44, 557-20-85.
«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» 2023 елның 12 декабрендәге 565-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидлар декадасы бәйрәмчә башланды. Иртәдән башлап җирле радио аша социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ирина Алеева биредә яшәүчеләргә Халыкара инвалидлар көненең тарихы һәм әһәмияте, ункөнлек кысаларында нинди чаралар планлаштырылуы турында сөйләде.
30 ноябрьдә Казанда «Спорт-сәламәтләндерү һөнәрләре дөньясы» инклюзив фестивале уңышлы узды.
Аксубай районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы белән очраштылар. Ул үзенең хезмәте турында сөйләде, бурыч, ватанпәрвәрлек һәм авыр вакытларда ярдәм итүнең әһәмияте турында фикерләре белән уртаклашты.
3 декабрь календарьда Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата җәмгыятьнең игътибарын инвалидларның проблемаларына җәлеп итү, аларны иҗтимагый тормышка интеграцияләү зарурлыгын ассызыклау һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүләргә, белем алуга һәм эшкә урнашуга ирешү мөмкинлеген тәэмин итү өчен билгеләнгән.
Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең укытучы-логопеды, уен терапевты һәм иртә аралашу буенча белгече Эльвира Хөснетдинова 3 декабрьдә узачак «Аутизм һәм иртә ярдәм» онлайн-конференциясендә катнашачак. Аның «Иртә ярдәм буенча белгеч эше кысаларында функциональ максатларны кую» темасына доклады 13:15кә планлаштырылган.
2 декабрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы балигъ булмаган балалар өчен акция үткәрде. Төп игътибар яшьләрне агартуга бирелде. Яшүсмерләргә ВИЧ йоктыру юллары, заманча саклану ысуллары турында махсус эшләнгән буклетлар тараттылар. Чара ышанычлы атмосферада яшүсмерләр белән еш кына игътибарсыз кала торган мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирде. Акция яшь буында үз сәламәтлегенә һәм киләчәгенә аңлы караш формалаштыруда мөһим адым булды.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Казан шәһәрендәге Буа якташлык җәмгыяте рәисе Ирек Закиров килде.