Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган акцияләр узды

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

2 декабрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы балигъ булмаган балалар өчен акция үткәрде. Төп игътибар яшьләрне агартуга бирелде. Яшүсмерләргә ВИЧ йоктыру юллары, заманча саклану ысуллары турында махсус эшләнгән буклетлар тараттылар. Чара ышанычлы атмосферада яшүсмерләр белән еш кына игътибарсыз кала торган мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирде. Акция яшь буында үз сәламәтлегенә һәм киләчәгенә аңлы караш формалаштыруда мөһим адым булды.

Арча районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең психологы һәм социаль эш буенча белгече яшүсмерләр өчен тренинг үткәрделәр. Катнашучыларга булган белемнәрне актуальләштерүгә һәм авыруларны профилактикалау ысуллары турында яңа күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән күнегүләр тәкъдим ителде.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында мәгълүмати сәгать үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International