Казан заводының вазыйфаи затына вакансияләр турында мәгълүмат бирмәгән өчен кисәтү бирелде

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» 2023 елның 12 декабрендәге 565-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Закон таләбен «3 нче Тимер-бетон эшләнмәләр заводы» махсуслаштырылган төзүче АҖнең кадрлар бүлеге башлыгы бозган. 21 ноябрьдә Казан шәһәренең Совет буе суд районы буенча 9 нче суд участогы җәмәгать судьясы оешманың вазифаи затын РФ КоАП 19.7 маддәсендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм аңа кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International