Россиянең иң яхшы эшче һөнәрләре белгечләрен Кремльдә бүләкләделәр

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

2 декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының 20 номинациясендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Татарстан Республикасы вәкилләре төрле номинацияләрдә берьюлы 7 бүләк яулап, күренекле нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Җиңүчеләр арасында – «Агроном» номинациясендә беренче урынны алган Рузил Зәкиев һәм «Слесарь-җыючы» номинациясендә иң яхшы урынны алган Азат Сибгатуллин.

«Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә Инсаф Сибгатов һәм «Слесарь-инструментальщик» номинациясендә Дамир Касыймов көмеш медальләргә лаек булдылар.

Раил Шакирҗанов («Яшелчәче» номинациясе), Роман Гыйзетдинов («Мехатроника һәм робот техникасы буенча белгеч» номинациясе), шулай ук «Икенче старт» махсус номинациясендә 3 урынны алган Станислав Нижегородцев бронза медальләргә лаек булдылар.

Исегезгә төшерәбез, «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы 2025 елдан «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше булды һәм ике этапта уза. Конкурсның 20 номинациясенең һәркайсында төбәк этапларында җиңүчеләр федераль этапларны уздыру башкалаларына җыела. Финал ярышлары Россиянең төрле төбәкләрендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International