Инвалидлар декадасы уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Казан шәһәрендәге Буа якташлык җәмгыяте рәисе Ирек Закиров килде.
Буа районы башлыгы исеменнән Ленар Рәфыйк улы өлкәннәргә сәламәтлек, озын гомер теләде һәм савыт-саба алуга сертификат тапшырды. Ринат Рәүф улы һәм Ирек Мөнир улы котлауларга кушылдылар һәм учреждение директоры Рәзинә Хисаметдиновага сантехника алуга сертификат тапшырдылар.