Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең укытучы-логопеды, уен терапевты һәм иртә аралашу буенча белгече Эльвира Хөснетдинова 3 декабрьдә узачак «Аутизм һәм иртә ярдәм» онлайн-конференциясендә катнашачак. Аның «Иртә ярдәм буенча белгеч эше кысаларында функциональ максатларны кую» темасына доклады 13:15кә планлаштырылган.
Конференциядә катнашу бушлай.
Конференция программасы иртә ярдәм күрсәтүнең дисциплинаара практикасының төп мәсьәләләренә кагыла. Конференциядә педагоглар, психологлар, табиблар, дефектологлар, тьюторлар, коммерциячел булмаган оешмалар һәм социаль яклау хезмәтләре хезмәткәрләре, балаларның ата-аналары катнашыр дип көтелә.
Трансляциягә тоташу сылтама буенча мөмкин булачак: https://irav.online/conference_esdm/.