3 декабрь календарьда Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата җәмгыятьнең игътибарын инвалидларның проблемаларына җәлеп итү, аларны иҗтимагый тормышка интеграцияләү зарурлыгын ассызыклау һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүләргә, белем алуга һәм эшкә урнашуга ирешү мөмкинлеген тәэмин итү өчен билгеләнгән.
Татарстанда 286 меңгә якын инвалид яши, шул исәптән 19 меңнән артык инвалид бала. Безнең уртак бурычыбыз – физик мөмкинлекләренә карамастан, барлык гражданнар өчен тигез мөмкинлекләр тудыру. «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында республикада 920дән артык мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәдәният, физик культура һәм спорт объектлары җайлаштырылган.
Социаль сәясәтнең төп аспектларының берсе – тернәкләндерү. Хәзерге вакытта республикада 11 балалар һәм 5 өлкәннәр өчен дәүләт тернәкләндерү үзәге, шулай ук Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге эшли.
Инвалидларны комплекслы тернәкләндерүнең башлангыч звеносы булып балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү тора. Бу кечкенә яшьтәге балаларның инвалидлык дәрәҗәсен киметүгә, физик һәм психик сәламәтлекләрен ныгытуга ярдәм итә. Уздырыла торган системалы эш балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтүне 3 мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирде – 2019 елда 1 400 баладан 2025 елга 5 155 балага кадәр.
Балалар тернәкләндерү үзәкләре эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе булып тәрбияләнүчеләрнең зур тормыштагы киләчәк язмышы тора. Монда төп рольне һөнәри юнәлеш уйный. Республиканың тернәкләндерү үзәкләрендә «Безнең тирәдә һөнәр» программасы актив гамәлгә ашырыла, ул балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә ала һәм эшнең төрле формаларын һәм методларын тәкъдим итә. Уздырыла торган чаралар һөнәр сайлауда мөстәкыйльлек формалаштыра.
Учреждениеләрдә һөнәри юнәлеш бирү системасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән берлектә төзелгән, 2025 елның 10 аенда 1 080 бала социаль-хезмәт хезмәтләре алган.
Тернәкләндерүнең ахыргы максаты – инвалидларны эшкә урнаштыру. Республикада инклюзив белем бирү актив үсә, инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдырыла һәм җиһазландырыла. Ел башыннан мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан 1 015 инвалид мөрәҗәгать иткән, шуларның 624 эш тапкан, 49 укырга җибәрелгән. Мөмкинлекләре чикләнгән 15 кеше үз эшләрен оештыру өчен бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме алган. Шулай ук республикада инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре оештырган предприятиеләргә ярдәм итү эше дәвам итә, бу шулай ук эшләүче гражданнарның социаль якланганлыгын арттыруга хезмәт итә.
Елдан-ел Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәтендә катнашучылар саны арта бара. Һөнәри осталык чемпионатында катнашу инвалидларны һөнәри белем алуга этәрә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мәшгульлегенә ярдәм итә.
Республикада авыр һәм күп төрле үсеш бозулары булган затлар өчен Мөмкинлекләр фестивале үткәрү яңа инициатива булды. Фестиваль инвалидларның аерым хезмәт функцияләрен үтәү буенча һөнәри күнекмәләрен күрсәтү буенча иҗади конкурска әверелде. Быел бу чарада 650 кеше катнашты. Аларның барысына да «Абилимпикс» хәрәкәтендә катнашучылар сертификатлары, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Проект менталь өлкәдә төрле тайпылышлары булган балаларга һәм өлкәннәргә ведомствоара ярдәм күрсәтү системасын үстерүгә юнәлдерелгән.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган стационарны алмаштыра торган технологияләр гражданнарның өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәве өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шул исәптән инвалидларга, һәм аларның гаиләләренә зур игътибар бирелә. Аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Яңа күнекмәләргә өйрәтү һәм эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү каралган.
Быел Россиядә «Кадрлар» илкүләм проекты старт алды. Аңа керүче «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында инвалидларны укыту оештырыла. Шулай ук бу категориядәге гражданнар өчен махсус вакансияләр ярминкәләре, эш бирүчеләр белән очрашулар оештырыла.
Инвалидлар – ихтыяр көче нык булган кешеләр. Алар арасында талантлы артистлар, рәссамнар, язучылар, җырчылар, спортчылар күп. Министрлыкның инвалидларның иҗтимагый оешмалары белән берлектә оештырган сәнгать иҗаты фестивальләре, спорт ярышлары, төрле конкурслар – моңа ачык дәлил.
Декабрь ае безнең илдә гадәттәгечә инвалидлар декадасыннан башлана. Быел шулай ук күп төрле чаралар һәм акцияләр планлаштырылган. Безнең игътибарыбыз, кайгыртучанлыгыбыз һәм игелекле гамәлләребез инвалидларның тормышын кызыклырак, уңайлырак һәм бераз булса да яхшырак итәргә ярдәм итәргә тиеш.
Кадерле татарстанлылар! Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм күңелле чараларга бай озын гомер телим.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова