Югары Ослан интернат-йортына кунаклар килде

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидлар декадасы бәйрәмчә башланды. Иртәдән башлап җирле радио аша социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ирина Алеева биредә яшәүчеләргә Халыкара инвалидлар көненең тарихы һәм әһәмияте, ункөнлек кысаларында нинди чаралар планлаштырылуы турында сөйләде.

Аннары интернат-йортта үзләренең күптәнге дусларын – Яр буе Морквашы авылы мәктәбе укытучысы Алевтина Баданинаны, шулай ук «Татмак» пиццериясе җитәкчесе Эльмира Гомәрованы һәм «Пятерочка» кибете директоры Лидия Минһаҗеваны каршы алдылар. Алар биредә яшәүчеләргә күчтәнәчләр алып килделәр, кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Хәйрия сәфәре «Буыннар күперләре» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Проектның төп максатлары – буыннар элемтәсе һәм өлкәннәрнең тәҗрибәсен мәктәп укучыларына тапшыру, өлкәннәргә һәм инвалидларга төрле ярдәм күрсәтү, социаль әһәмиятле чараларда бергәләп катнашу.

Проект кысаларында интернат-йорт базасында хәйриячеләр һәм мәктәп укучылары катнашында уртак өмәләр, агачлар һәм чәчәкләр утырту, өлкәннәр белән йөрү, саф һавада зарядка һәм башка чаралар планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International