Деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы өй бүлеге белгечләре белән тренинг дәресе үткәрде. Өлкәннәрдә деменцияне профилактикалау турында сөйләштеләр.
Интерактив режимда белгечләр өлкәннәрдә деменцияне диагностикалау белән таныштылар, хәтер һәм баш миен күнектерү ысуллары турында белделәр. Бу авыруны профилактикалауда сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятенә аерым басым ясалды.
Ахырда белгечләр белән адаптацияне арттыру һәм психологик сәламәтлекне ныгыту өчен визуализацияләү күнегүләре үткәрелде.