Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар кысаларында Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече модульле оригами буенча мастер-класс үткәрде.
Социаль хезмәт алучылар кәгазьне дөрес бөкләргә һәм бу кәгазь модульләрдән әзер композицияләр ясарга өйрәнделәр. Мондый мавыктыргыч шөгыль көндәлек проблемалардан арынырга ярдәм итә, ә үз кулларың белән ясалган әйбер шатлык китерә.
Дәрестә катнашучылар кызыклы итеп вакыт үткәрделәр, шулай ук үзләре яки якыннары өчен искиткеч бүләк тә ясадылар.