«Өмет чаткысы» үзәгендә террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында берничә чара уздырылды

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре берничә чара һәм тематик әңгәмәләр, балалар рәсемнәре конкурслары үткәрделәр. Чаралар тәрбияләнүчеләргә террорчылык акты янаган очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатырга мөмкинлек бирде.

Тәрбияләнүчеләр белән шулай ук дәресләр, шикле әйберләргә тап булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.

Террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе – аларны профилактикалау. Үзәк белгечләре әйтүенчә, яшүсмерләр арасында профилактик эш алып бару аеруча мөһим, чөнки нәкъ менә яшүсмерлек чоры тискәре йогынтыга дучар булу ягыннан куркыныч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International