Минзәләлеләр өчен мәгълүмати-профилактик акция үткәрелде

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Онлайн-мошенниклардан ничек сакланырга» дигән мәгълүмати-профилактик акция оештырды һәм үткәрде.

Белгечләр искәрткәнчә, телефон алдаулары – иң киң таралган мөлкәт җинаятьләренең берсе, шул ук вакытта җинаятьчеләрнең корбаннары өлкән яшьтәге гражданнар гына түгел, яшьләр дә була. Алар шулай ук конкрет мисаллар китерделәр һәм законсыз гамәлләр башкарырга тырышканда мошенникларның эш итү алгоритмын аңлаттылар.

Минзәлә халкына мобиль элемтә һәм интернет-ресурслар аша кылынган мошенниклык фактлары, шулай ук банк карталарыннан урлаулар турында белешмәлекләр таратылды. Акция барышында 32 белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International