«Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Үсемлек яфракларын әзерләү һәм киптерү» темасына дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне үсемлекләр дөньясы белән аралашырга өйрәтү.
Социаль хезмәтләр алучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә яфраклар һәм үсемлекләр җыю, матур композицияләр ясау белән шөгыльләнделәр. Гербарийны бизәгәндә, мәктәп елларында табигый материал белән эшләүне җылылык белән искә алдылар.
Дәрес нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнарның шәхси активлыгы, тормыш тонусы артты, эмоциональ халәте яхшырды.