Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Ничек террорчылык корбаны булмаска» дигән темага антитеррористик юнәлештәге чара оештырдылар. Социаль хезмәтләр алучыларга укыту видеоматериалы күрсәтелде, террорчылар корбаны булу ихтималын киметүче саклык чаралары турында сөйләделәр, куркыныч янаганда һәм террорчылык акты вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәттеләр.
Чарада 13 кеше катнашты. Алар барысы да дәрес темасына буклетлар һәм брошюралар алдылар.