Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләрнең танып белү активлыгын формалаштыру һәм ял итү эшчәнлеген тәэмин итү максатыннан белгечләр даими рәвештә төрле мәдәни-ял итү чаралары оештыра, алар үз эченә шәһәрнең төрле музейларына баруны да ала.
Шушы көннәрдә балалар һәм яшьләр иҗат сарае базасында урнашкан музейга экскурсия оештырылды. Музейның күргәзмә залында «СССРда пионерлар» экспозициясе тәкъдим ителгән. Кунаклар пионер хәрәкәте тарихы белән таныштылар, СССР чорындагы мәктәп формасын, пионер галстукларын, пилоткаларны, барабаннарны һ. б. күрделәр. Чара барышында социаль хезмәт алучылар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладылар, сораулар бирделәр, үзләре өчен күп яңалыклар белделәр.
Иҗтимагый оешмалар, социаль-мәдәни учреждениеләр, шәһәрнең яшьләр клублары белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, бүлекчә тәрбияләнүчеләре коммуникацияләрен үстерәләр, шәхси үсешләрен арттыралар.