ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2025 ел
җомга

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары белән берлектә яшь социаль хезмәт алучылар өчен Яңа ел чыршысы уенчыклары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Яшүсмерләр-яшьләр клубында аеруча бәйрәм кәефе иде. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән балалар инвалидлар декадасына багышланган чарага җыелды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 декабреннән 30 декабренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).


4
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

3 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спортландия» спорт бәйрәме оештырылды.

Мәскәү өлкәсендә IV «Гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә» бөтенроссия форумы эше дәвам итә. Форумда Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Елена Әхмәтҗанова да катнаша.

Иртәгә, 5 декабрьдә, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында IV Республика инклюзив балы узачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уза торган чараны «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе тарафыннан «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге белән берлектә оештыра. Чараның партнерлары – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Доверие» хәйрия фонды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Чемпион» спорт комплексына чираттагы дәрескә «барды. Тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә алар төрле тренажерларда шөгыльләнделәр, өстәл теннисы һәм баскетбол уйнадылар. Вакытны зур файда белән уздыруларыннан канәгать булып, дәртләнеп кайттылар.

4 декабрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анастасия Туктарова # ЮмартСишәмбе акциясе кысаларында чаралар үткәрде.

Ел саен үткәрелә торган инвалидлар декадасы һәм «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия марафонында катнаштылар. Чара сәламәтлеге бозылган балалар тәрбияләүче гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

4 декабрьдә инвалидлар декадасы һәм #ЮмартСишәмбе бөтендөнья инициативасы кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәйрия чарасы узды. Ул менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен «Ансар» Хәйрия фонды белән берлектә оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International