Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр спорт комплексына даими йөриләр

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Чемпион» спорт комплексына чираттагы дәрескә «барды. Тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә алар төрле тренажерларда шөгыльләнделәр, өстәл теннисы һәм баскетбол уйнадылар. Вакытны зур файда белән уздыруларыннан канәгать булып, дәртләнеп кайттылар.

«Чемпион» спорт комплексы белән хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Өлкәннәр тренировкаларга атна саен йөри. Алар белән махсус тренер шөгыльләнә», – дип сөйли социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ирина Алеева.

Инвалидлар декадасы чаралары планына шулай ук спорт комплексына бару да кертелгән. Мондый актив вакыт үткәрүдән файда бар: социаль хезмәтләр алучылар хәрәкәт активлыгын үстерәләр, азрак авырыйлар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International