Мәскәү өлкәсендә IV «Гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә» бөтенроссия форумы эше дәвам итә. Форумда Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Елена Әхмәтҗанова да катнаша.
Форумда гаилә саклаучы технологияләр турында фикер алышалар, төбәкләр үз эшләнмәләре белән уртаклашалар. Пленар дискуссияләрдә, мастер-классларда балаларның гаилә тормышы, ата-аналарны тернәкләндерүгә заманча караш мәсьәләләре күтәрелә.