Казанда Республика инклюзив балы узачак

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 5 декабрьдә, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында IV Республика инклюзив балы узачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уза торган чараны «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе тарафыннан «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге белән берлектә оештыра. Чараның партнерлары – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Доверие» хәйрия фонды.

Ике айдан артык катнашучылар инвалидлар башкару өчен җайлаштырылган тарихи-көнкүреш биюләре хореографиясен өйрәнде. Инклюзив баллар Бөгелмә, Тәтеш, Минзәлә һәм Алабугада узды. Бу муниципаль берәмлекләрдән Казанга республиканың төп инклюзив балына унышар катнашучы киләчәк.

Район баллары 250дән артык кешене берләштерде, Казанда 72 кеше катнашачак.

Республика инклюзив балы 14:00 сәгатьтә башлана. Онлайн-трансляцияләү түбәндәге сылтама буенча уздырыла: https://vk.com/wall-212683356_328.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International