3 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спортландия» спорт бәйрәме оештырылды.
Чара барышында тернәкләнүчеләр спорт турында табышмакларга җавап бирделәр, кызыклы спорт эстафеталарында катнаштылар. Спорт ярышларында ата-аналар да актив катнашты.
Мондый чаралар балаларны командада эшләргә, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтә, шулай ук спортка һәм хәрәкәт активлыгына уңай мөнәсәбәт формалаштыра.