Әлмәт районында махсус кунаклар өчен бәйрәм узды

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

4 декабрьдә инвалидлар декадасы һәм #ЮмартСишәмбе бөтендөнья инициативасы кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәйрия чарасы узды. Ул менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен «Ансар» Хәйрия фонды белән берлектә оештырылды.

Очрашуның максаты – иҗади сәләтләрне үстерү һәм уртак эшчәнлек аша катнашучыларның социаль адаптациясе.

Кунаклар мавыктыргыч мастер-класслар үткәрделәр. Чара чәй табыны артында дусларча җылы очрашу белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да «Ансар» фондыннан истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International