4 декабрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анастасия Туктарова # ЮмартСишәмбе акциясе кысаларында чаралар үткәрде.
«Игелекле эшләр» акциясе кысаларында «Волонтер» ирекле үзәге волонтерлары белән берлектә социаль хезмәтләр алучылар арасыннан аз хәрәкәтләнүче гражданнарга бардылар. Аларга иҗат җыелмалары тапшырылды.
Шулай ук шәһәр урамнарында волонтерлар мәгълүмати буклетлар таратты.