Биектау районында хәйрия марафоны узды

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган инвалидлар декадасы һәм «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия марафонында катнаштылар. Чара сәламәтлеге бозылган балалар тәрбияләүче гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

«БиектауТВ» телевидениесе белән берлектә берничә видеорепортаж әзерләнде: ата-аналар балаларының авырулары һәм тернәкләндерүнең ничек баруы, хәзер нинди чараларга мохтаҗлык булуы турында сөйләделәр.

Чакырылган кунаклар өчен концерт программасы оештырылды. Анда шулай ук «Юлдаш» көндезге тору төркеме дә актив катнашты.

Битараф булмаган халыктан ярдәм нәтиҗәсендә балаларның кайсыдыр тернәкләндерүгә бара алачак, ә кемдер медицина җиһазлары сатып алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International