Россия Хезмәт министрлыгы күргәзмә-форумда «Гаилә. Эш. Озын гомерлелек» стендын тәкъдим итәчәк

2023 елның 27 октябре, җомга

4 ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы ачылачак. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы күргәзмәгә үз экспозициясен әзерли.

«Гаилә. Эш. Озын гомерлелек» дип аталган стенд – Россиянең социаль сәясәтенең төп казанышларын һәм иң яхшы практикаларын тәкъдим итүче урын. Монда социаль өлкәнең ничек үзгәргәнен, ә иң мөһиме – бүгенге көндә һәр гражданның нинди мөмкинлекләре барлыгын күрергә мөмкин булачак. Россия Хезмәт министрлыгы стенды төрле яшьтәге кунаклар өчен кызыклы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International