ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәре Совет районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәрес узды. Чарада социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары катнашты.

Шушы көннәрдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионаты финалы узды. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Гүзәл Вәлиева «укучы» категориясендә «Крючок белән бәйләү» компетенциясендә 1 урынны яулады.

Шушы көннәрдә Теләче районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Фәния Гайнетдинова менталь тайпылышлары булган гражданнар белән чираттагы очрашу үткәрде. Чара «Ярдәм кулы» клубы кысаларында узды.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбиячеләре балалар белән әңгәмә үткәрделәр.

Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлеге балалары өчен профилактик дәрес үткәрелде. «Безнең тирәдә тынычлык» программасы кысаларында балалар белән урамда һәм өйдә иминлек турында сөйләштеләр.

Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кайнар элемтә эшен оештырды. Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре кабул ителә. Шулай ук татарстанлылар Министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә ала.

2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.


27
октябрь, 2023 ел
җомга

2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр Мәскәүдә ВДНХ территориясендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы узачак. Бу масштаблы чара, анда илнең барлык субъектлары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, эре корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмалар катнашачак.

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм туган як турында белемнәрне системалаштыру максатыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсын үткәрә. Анда Министрлыкка караган гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль хезмәт алучылары катнаша ала. Катнашучыларның яше – 6 яшьтән 18 яшькә кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International