Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Яшүсмерләрне социализацияләү программаларын үстерү федераль үзәге #ДарюТепло социаль урам акциясен үткәрүне дәвам итә. Киләсе акция Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм 2023 елның 4–6 ноябренә планлаштырылган.
Чара кысаларында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар белән әлеге бәйрәмнең тарихы турында әңгәмәләр үткәреләчәк, аларга халкыбызның суверенитет һәм дәүләтчелеккә юлда булган сынаулары, диненә яки милләтенә карамастан, һәркемгә якын һәм аңлаешлы булырга тиешле кыйммәтләре турында сөйләячәкләр.
#ДарюТепло акциясенең төп максаты – урамда яшүсмерләргә шәһәрдә буш вакытларын үткәрүнең уңайлы, куркынычсыз һәм бушлай ысуллары турында мәгълүмат бирү.
Ноябрьдәге #ДарюТепло Бөтенроссия урам акциясендә катнашучыларны теркәү https://подростковыецентры.рф/daryuteplo сайтында бара.