Ведомствоара хезмәттәшлек балаларга вакытында иртә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә

2023 елның 27 октябре, җомга

23–29 октябрьдә Иртә ярдәм турында хәбәрдарлык атналыгы уза. Бу иртә ярдәм, ата-ана кыенлыклары, ярдәм алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат таратуга, ата-аналыкның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуга юнәлдерелгән мәгърифәтчелек инициативасы.

Иртә ярдәм системасын оештыру һәм аны үстерү буенча бурычларны хәл итү өчен 2019 елдан Татарстанда иртә ярдәм күрсәтү системасын оештыру буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Иртә ярдәм максатчан төркем балаларына һәм аларның гаиләләренә ведомствоара нигездә күрсәтелә торган медицина, социаль һәм психологик-педагогик хезмәтләр комплексыннан гыйбарәт. Чаралар максатчан төркемдәге балаларны иртә ачыклауга, аларның оптималь үсешенә, физик һәм психик сәламәтлеген формалаштыруга, яшьтәшләре мохитенә кертүгә һәм җәмгыятькә интеграцияләүгә, шулай ук аларның гаиләләрен озата баруга һәм аларга ярдәм итүгә һәм баланың ата-аналарының компетентлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасында иртә ярдәм күрсәтүдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук аның карамагындагы оешмалар катнаша.

Гаиләгә иртә ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлекне координацияләү максатыннан өч учреждение базасында республика ресурс үзәкләре булдырылды: «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Республика балалар клиник хастаханәсе, «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге.

2023 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән һәм Түбән Камада дүрт иртә ярдәм кабинеты ачты.

Бүгенге көндә пилот проекты Казанда һәм Яр Чаллыда, шулай ук Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән һәм Түбән Кама муниципаль районнарында гамәлгә ашырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү өчен кирәкле хезмәтләр күрсәтүнең үсеш динамикасы күзәтелә. Шулай ук тернәкләндерү оешмалары, шул исәптән дәүләтнеке булмаган тәэмин итүчеләр тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга иртә ярдәм күрсәтү буенча хезмәтләр күрсәтү үсеше күзәтелә. Әгәр 2018 елда 979 бала хезмәт алган булса, 2023 елның 9 аенда – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 4 188 бала.

2022 елда тернәкләндерү үзәкләре тарафыннан үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләре оешмалары белән берлектә ведомствоара эш нәтиҗәләре буенча, хезмәт күрсәтелгән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның гомуми санының 39,3 % мәктәпкәчә учреждениеләргә йөри, 24,1 % өстәмә белем бирү белән колачланган.

Иртә ярдәм алу һәм инвалидлыкны вакытында профилактикалау нәтиҗәсендә балаларның 1,3 % сәламәтлек торышында функциональ чикләүләр үсеше кисәтелгән.

Татарстан Республикасында иртә ярдәм күрсәтүдә катнашучылар арасында ведомствоара хезмәттәшлек, шул исәптән мәгълүмати хезмәттәшлек, максатчан төркем балаларына вакытында ярдәм күрсәтергә, иртә ярдәм күрсәтүдә дәвамлылыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Беренче тапкыр «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында балаларга һәм аларның ата-аналарына иртә ярдәм күрсәтү бүлекчәләре, психик тайпылышлары булган балалар өчен көндезге тору бүлекчәләре ачылды, анда беренче урында балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International