Россия Хезмәт министрлыгында икенче Мәшгульлек өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының финал этабында катнашучыларны өч номинациядә билгеләделәр: «Мәшгульлек үзәгенең иң яхшы белгече», «Россиянең иң яхшы мәшгульлек үзәге» һәм «Иң яхшы проект».
«Мәшгульлек үзәгенең иң яхшы белгече» номинациясендә жюри 5 иң яхшы кадрлар консультантын һәм 7 карьера консультантын сайлап алды. Беренче тапкыр «Профконсультант» категориясе игълан ителгән иде, анда һөнәри юнәлеш бирү, социаль адаптация һәм психологик ярдәм белгечләренең осталыгы бәяләнә.
«Иң яхшы мәшгульлек үзәге» исеменә 39 гаризаның финалга беренче һәм икенче дәрәҗәдәге үзәкләрдән җидешәр мәшгульлек үзәге чыкты. Конкурс финалистлары арасында – Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.
«Мәшгульлек үзәгенең иң яхшы проекты» номинациясендә конкурска бирелгән 33 гаризаның жюри «Мәшгульлек хезмәтенең иң яхшы сервисы» һәм «Мәшгульлек хезмәте – модернизация лидеры» категорияләрендә алтышар финалистын, «Дәүләт өстенлекләрен гамәлгә ашыру буенча мәшгульлек хезмәтенең иң яхшы проекты» номинациясендә җиде финалистны атады.
Алга таба конкурсантларны шәхси әңгәмәләр, жюриның өстәмә сорауларына җаваплар һәм башка биремнәр көтә. Җиңүчеләрне 1 декабрьгә билгеләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, хәзер бөтен Россия буенча мәшгульлек хезмәте модернизацияләнә – «Россия эше» яңа кадрлар үзәкләре ачыла, анда хезмәтләр һәм сервислар күрсәтүнең яңа форматы кертелә, аларны күрсәтүгә караш үзгәрә.
Россия Хезмәт министрлыгы материаллары буенча