Министрлык «5S Лин-офис – 2023» конкурсын игълан итә

2023 елның 27 октябре, җомга

Ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләрен эш урынын рациональләштерү һәм эш процессын стандартлаштыру системасын оештыруга җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «5S Лин-офис – 2023» конкурсын үткәрә.

Конкурсның бурычлары:

- эш процессын стандартлаштыру һәм оптимальләштерү эшен оештыру;

- «Яңа кабул ителгән хезмәткәрне озата бару» номинациясе буенча 5S Лин-офис системасын гамәлгә ашыручы учреждениеләрнең иң яхшы практикаларын билгеләү.

Конкурс 2023 елның 7 ноябреннән 11 декабренә кадәр үткәрелә. Катнашуга гаризалар 7 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр түбәндәге ысулларның берсе белән кабул ителә:

- электрон почта аша: Hasanova.Aysylu@tatar.ru («5S Лин-офис – 2023» билгесе белән);

- Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт, 211 нче кабинет адресы буенча почта элемтәсе белән яки кулдан кулга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International