25 октябрьдә Саба муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар директорлары катнашында «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 9 ае эшенә йомгак ясау» темасына семинар-киңәшмә узды.
Семинар кысаларында учреждениеләр социаль хезмәтләр алучыларның төрле категорияләре белән эшләүнең нәтиҗәле технологияләрен һәм хисап чорында ирешелгән нәтиҗәләрне тәкъдим иттеләр. Шулай ук наркомания белән авыручы кешеләр белән эш оештыру мәсьәләсе дә каралды.
Спикерлар сыйфатында Республика клиник наркология диспансеры, «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге вәкилләре чыгыш ясады.
Семинарда барлыгы 120 кеше катнашты.
.jpg)