Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм туган як турында белемнәрне системалаштыру максатыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсын үткәрә. Анда Министрлыкка караган гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль хезмәт алучылары катнаша ала. Катнашучыларның яше – 6 яшьтән 18 яшькә кадәр.
Рәсемнәр А4 форматындагы кәгазьдә, теләсә нинди техникада, теләсә нинди кораллар кулланып ясалырга тиеш. Эшнең алгы ягында, аскы уң почмагында эшнең исеме, номинациясе, авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яше, учреждение исеме күрсәтелә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Минем яраткан җирем»;
- «Халкымның мәдәни традицияләре»;
- «Киләчәк шәһәре».
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2023 елның 25 октябреннән 20 ноябренә кадәр кабул ителә.
Гаризалар Министрлыкның Республика ресурс үзәгенә Казан шәһәре, Петербург урамы, 40 йорт адрес буенча тапшырылырга яки почта аша «Балалар рәсемнәре конкурсы» билгесе белән җибәрелергә мөмкин.
Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне (843) 598-31-96 телефоны, электрон почта аша (rrс.org@bk.ru) яки турыдан-туры Республика ресурс үзәгендә (Казан шәһәре, Петербург урамы, 40 йорт) алырга мөмкин.