ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

«Трубостройинжиниринг» ҖЧҖ 249 хезмәткәргә 21 048,6 мең сум түләде.

Министрлыкның Республика ресурс үзәге даими рәвештә үз вәкаләтләре кысаларында террорчылык идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда катнашкан тармак хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне тәэмин итә.

30 октябрьдә Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сурдотәрҗемәче көненә багышланган дәрес узды.

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә онлайн режимда эш бирүчеләр белән киңәшмә уздырдылар. Мәшгульлек үзәге тарафыннан предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү өчен дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеген күрсәтү мәсьәләсе каралды.

Октябрьдә Мәскәүдә «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Абилимпикс» милли чемпионаты ярышлары узды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Ел саен 31 октябрьдә Россиядә һөнәри бәйрәмнәрен сурдотәрҗемәчеләр билгеләп үтә. Сурдотәрҗемәче көне 2003 елда Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте инициативасы белән гамәлгә кертелгән. Бу дата җәмәгатьчелек игътибарын ишетү сәләте бозылган кешеләрнең проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

30 октябрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мәгърифәтчелек сәгате узды. Учреждениенең мәдәни ялны оештыручысы Людмила Накарякова социаль хезмәтләр алучылар белән коррупциягә каршы тору турында сөйләште.


30
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Лениногорск районының 7 нче социаль участогында «Татарстан Республикасының милли ризыклары» дигән чара узды. Аны «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән бергә «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Зилә Мөдәрисова үткәрде.

27 октябрьдә Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Күзәтчелек эшчәнлеге һәм янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәре, 1 нче урта белем бирү мәктәбенең социаль педагогы белән берлектә, күпбалалы гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара чыгу оештырдылар. Чараларның максаты – янгын хәбәрчеләрен урнаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International