Шушы көннәрдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионаты финалы узды. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Гүзәл Вәлиева «укучы» категориясендә «Крючок белән бәйләү» компетенциясендә 1 урынны яулады.
Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Сәлихҗан кызы, кызның остазы, тернәкләнүчеләрне һөнәри осталык конкурсында катнашуга беренче ел гына әзерләми. Ул яшь социаль хезмәт алучыларга үз осталыкларын камилләштерергә ярдәм итә.