«Чишмә» үзәге менталь тайпылышлары булган кешеләр белән ышанычлы очрашулар үткәрә

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Теләче районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Фәния Гайнетдинова менталь тайпылышлары булган гражданнар белән чираттагы очрашу үткәрде. Чара «Ярдәм кулы» клубы кысаларында узды. Клуб эше инвалидларны социаль адаптацияләүгә һәм аларны укыту ялына актив җәлеп итү юлы белән психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Менталь тайпылышлы гражданнарның яраткан шөгыле – үзәктәге уен һәм сенсор бүлмәләренә бару. Бу бүлмәләрдә дәресләр күпчелек индивидуаль формада уза. Монда социаль хезмәт алучылар педагог белән җиңел элемтәгә керә.

Коррекция-үсеш чаралары вак моторика үсешенә һәм эмоциональ киеренкелекне бетерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International