Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәре Совет районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәрес узды. Чарада социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары катнашты.
Дәрес барышында 20 нче шәһәр поликлиникасының табиб-гериатры өй шартларында үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте кимегән кешеләрнең тернәкләндерү нигезләре турында сөйләде. Күзаллау материаллары, пособиеләр, махсус җиһазлар кулланып уздырылган практик чара катнашучыларга ярдәмгә мохтаҗ кешенең ихтыяҗларына туры китереп сыйфатлы карау күнекмәләрен үзләштерүдә ярдәм итте.
Тернәкләндерү һәм кайгырту мәктәбе дәресләре аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау белән шөгыльләнүчеләргә мәгълүмат, консультация бирү һәм аларны укытуга гына түгел, ә аларга психологик ярдәм күрсәтүгә дә юнәлдерелгән. Искәртеп узабыз, озак вакыт карау системасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.