«Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Урамда һәм өйдә иминлек» дигән чара узды

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлеге балалары өчен профилактик дәрес үткәрелде. «Безнең тирәдә тынычлык» программасы кысаларында балалар белән урамда һәм өйдә иминлек турында сөйләштеләр.

Тәрбияче Наталья Белова җәяүлеләр, велосипедчылар һәм автомобильчеләр тәртибе кагыйдәләрен аңлатты. Тәрбияләнүчеләр юлда һәм транспортта үзләрен ничек куркынычсыз тотарга кирәклеге турында белемнәрен ныгыттылар. «Юл әлифбасы» дидактик уены вакытында ата-аналар балалар белән бергә юл билгеләренең нәрсә аңлатканын сөйләделәр.

Ахырда дәрес темасына рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International