Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Лениногорск районының 7 нче социаль участогында «Татарстан Республикасының милли ризыклары» дигән чара узды. Аны «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән бергә «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Зилә Мөдәрисова үткәрде.
Чараның максатлары: милли ризыкларны тәкъдим итү һәм дегустацияләү аша татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу, милли мәдәниятләргә һәм традицияләргә толерантлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Чарада «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәгенең өлкән һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары катнашты. Оештыручылар татар милли ризыклары турында сөйләделәр, бу ризыклардан күргәзмә тәкъдим иттеләр.
Чара ахырында катнашучылар татар милли уеннары уйнадылар, ә уеннардан соң кунаклар чәй табыны артында җыелдылар.