Ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләре террорчылык идеологиясенә каршы тору өлкәсендә квалификацияләрен күтәрәләр

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Министрлыкның Республика ресурс үзәге даими рәвештә үз вәкаләтләре кысаларында террорчылык идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда катнашкан тармак хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне тәэмин итә.

Октябрьдә «Террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре» программасы буенча укулар дәвам итте. Программа 2019–2023 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы чараларын үтәү кысаларында, ТИСБИ Идарә университетының өзлексез белем бирү институты тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Дәресләр барышында террорчылыкка каршы тору буенча закон һәм норматив актларны карадылар, экстремистик һәм террорчылык эшчәнлеге субъектларын иртә ачыклау үзенчәлекләрен, заманча экстремизм һәм террорчылык структурасын өйрәнделәр. Тыңлаучылар террорчылыкка каршы торуны ныгыту һәм социаль объектларның һәм территорияләрнең куркынычсызлыгын арттыру, локаль норматив актлар эшләү һәм эчке документацияне алып бару, шулай ук учреждениеләрдә террорчылык куркынычы барлыкка килгәндә вазифаи затларның гамәлләре буенча киңәшләр алды.

Агымдагы елда 150дән артык белгеч укуларын уңышлы тәмамлады һәм квалификация күтәрү турында таныклык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International