30 октябрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мәгърифәтчелек сәгате узды. Учреждениенең мәдәни ялны оештыручысы Людмила Накарякова социаль хезмәтләр алучылар белән коррупциягә каршы тору турында сөйләште.
Чарада катнашучылар законның төп нигезләмәләре турында фикер алыштылар, гражданнарның коррупциягә каршы аңын күтәрү мәсьәләләре буенча лекция тыңладылар.